Извините, регистрация закрыта. Возможно, на событие уже зарегистрировалось слишком много человек, либо истек срок регистрации. Подробности Вы можете узнать у организаторов события.
Какой Новый год без чудес? И какие чудеса без науки? Приглашаем всех любителей экспериментов в Секретную лабораторию Деда Мороза! Теперь ваша любимая программа доступна на татарском языке!
Кыш Бабайның серле лабораториясенә рәхим итегез!
Могҗизалардан башка гына нинди Яңа ел, ди? Әйдәгез, аларны бергәләп ясыйбыз!
Серле лабораториядә тәҗрибәләр яратучыларны искиткеч могҗизалар көтә! Кыш Бабай һәм Кар Кызының серләрен беләсегез киләме?
Кызыклы, эчтәлекле уеннардан тыш, әлбәттә, тылсымлы Яңа ел атмосферасы, бүләкләр һәм чыршы тирәли әйлән-бәйлән (гади генә түгел, ә электрлы) дә булачак!
«Кыш Бабайның серле лабораториясе» – интерактив фәнни шоу. Ул кыш һәм Яңа ел темасына кызыклы химик һәм физик экспериментлардан тора. Балалар алып баручы белән бергә Кыш Бабайның Төньяк полюстагы лабораториясенә сәяхәт кылалар, могҗизалар ясау серләренә төшенәләр. Күңелле һәм эчтәлекле шоу якынча 10-15 тәҗрибәдән тора.
Программаның алып баручысы Кыш Бабайның укучысы буларак чыгыш ясый. Балалар экспериментларнны үткәрүдә катнаша.
Программаның озынлыгы: якынча 50 минут. (+\- 15 килешү буенча)
Катнашучылар: 4 яшьтән алып 14 яшькәчә. Экспериментлар катнашучыларның яшенә карап сайлана.
Татарстанның табигый тарихы музеенда (Музей естественной истории Татарстана, Казанский Кремль) яки сезнең сорау буенча белән башка территориягә чыгып үткәрелә.
Катнашучыларның максималь һәм минималь саны чикләнмәгән.